Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар – призлы урын алучылар исемлегендә

Баулы районы укучылары, Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, призлы урыннарга лаек булганнар.

«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган. Чараның максаты – милли традицияләр нигезендә гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итү, аларның иҗади һәм рухи потенциалын ачу, укучыларның туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән беренче этабында 7-11 нче сыйныф укучылары катнашкан. Икенче этапка 158 эшнең 120се сайлап алынган. Алар арасында Баулы районының Татар Томбарлысы мәктәбеннән Алина Хисмәтуллина белән Мәдинә Сәмигуллинаның да фәнни эшләре булган. 

«Фәнни эшләрне якларга Казанга бардык, конференциянең йомгаклау этабы Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә узды, – дип уртаклашты укучыларның җитәкчесе, Татар Томбарлысы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзилә Миңнеәхмәтова. – Алина Хисмәтуллина – «Авылым чишмәләре» номинациясендә, Мәдинә Сәмигуллина «Жиде буын жылысын сакла! Нәсел шәҗәрәсе» номинациясендә катнашты. Мәдинәгә нәсел шәҗәрәләрен төзергә әти-әнисе дә булышты. Укучыларым каушамаганнардыр, дип уйлыйм, алар икесе дә бик актив кызлар. Фәнни эшләрне яклау кабинетына җитәкчеләрне кертмәделәр. Безгә осталык дәресләре күрсәттеләр, бик ошаттык. Гомумән, конференция югары дәрәҗәдә оештырылган иде».

Кызлар конференциядә призлы урыннар алганнар: Мәдинә Сәмигуллина – икенче, Алина Хисмәтуллина өченче урынга лаек, дип табылган. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылган.

Укучыларны һәм аларның укытучыларын төбәкара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы катнашулары белән тәбрик итәбез, алга таба да зур уңышлар телибез!

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев