Баулылар өчен мөһим профилактика
Баулы район үзәк хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында “Шикәр диабеты мәктәбе” ачылды.
Шикәр диабеты бүгенге көндә иң киң таралган хроник авыруларның берсе булып тора. Проект пациентларга югары квалификацияле табиб-эндокринологтан төгәл һәм гамәли белем алырга мөмкинлек бирә.
“Шикәр диабеты мәктәбе” дәресен бу юлы Казан табибы-эндокринологы Константин Троицкий алып барды. Ул лекцияләр уздырып кына калмый, дәресләрдән соң шәхси консультацияләр дә үткәрә, катнашучыларның сорауларына җентекләп җавап бирә һәм, кирәк булганда, аларны дәвалауга төзәтмәләр кертә. Дәресләр программасы диабет белән авыручы кешеләрне борчыган мөһим һәм актуаль сорауларга җавап бирерлек итеп төзелгән.
Киләсе дәрес февраль ахырына планлаштырылган, төгәл дата өстәмә рәвештә игълан ителәчәк. Дәресләргә участок терапевтына, ФАП фельдшерына яисә табиблык амбулаториясенә мөрәҗәгать итеп язылып була.
Фото: «Баулы-информ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев