Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар кышкы картинг буенча Татарстанның Көньяк-көнчыгыш Кубогында лидерлар өчлегенә керделәр

Кышкы картинг буенча Татарстанның унынчы Көньяк-көнчыгыш Кубогына йомгак ясалды: Баулы спортчылары гомумкоманда зачетында өченче урынны яуладылар.

Бүләкләү тантанасында Казан, Уфа, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Яр Чаллы һәм Татарстан, Башкортстанның башка шәһәрләреннән командалар катнашты.

Оештыручылар катнашучылар өчен күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә спортчылар картинг-клуб җитәкчеләреннән һәм оештыручылардан бүләкләр алдылар. Җиңүчеләр «Кадет», «Ротакс-Макс», «Мини» һәм башкалар классында билгеләнде.

Лениногорскидан «Профессионал» клубы җиңү яулап, Татарстанның Көньяк-көнчыгышы күчмә Кубогын алды. Икенче урын Сарманның «Ялкын» клубына бирелде. Бронзаны Баулының «Пегас» клубы яулады.

Әлеге проект “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: Радэль Галимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев