Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар игътибарына: 2026 елда Мөселман бәйрәмнәре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төп бәйрәмнәр даталарын игълан итте.

2 февральдән 3есенә каршы төн – Бәраәт кичәсе – Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бәраәт – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә.

19 февральдә Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне. Ураза тоту – ашау-эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.

16 марттан 17сенә каршы төн – Кадер кичәсе – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә кылынган игелек мең ай эчендә эшләнгән игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

20 март – Ураза бәйрәме. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сәдакалары бирелә.

26 май – Гарәфә көне – Корбан бәйрәме алдыннан изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.

27 май – Корбан бәйрәме. Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач билгеләп үтелә.

25 июнь – Гашура көне. Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала.

24 августтан 25енә каршы төн – Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

10 декабрьдан 11енә каршы төн – Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан көннәре. Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, нәфел намазлар укырга киңәш ителә.

Фото: “Баулы-информ” редакциясе архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев