Баулылар Фәнис Яруллинны искә ала
Якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына бүген, 9 февральдә 87 ел. Шул уңайдан, районыбызда төрле чаралар үткәрелә.
10 февральдә сәгать 10да Баулыда Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле янында митинг булачак. Язучыны туган авылы Кызылъярда да искә алалар. 11-12 февральдә Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр урта мәктәбендә “Бәрәкәт” төбәкара талантлар фестивале узачак.
Узган ел ахырында Кызылъяр мәктәбе коллективының “Бәрәкәт” проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм” бәйгесендә җиңеп, Татарстан Министрлар Кабинеты грантын откан иде.
Әлеге проект Фәнис Яруллин иҗаты аша балаларның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлтелгән.
Мәктәптә бу юнәлештә төрле чаралар еш оештырыла. Мәсәлән, 2020 елда биредә беренче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, “Яруллин укулары” төбәкара бәйгесе үткәрелде. Мәктәп коллективы бу чараны традициягә кертте. Ул чын мәгънәсендә шигырь һәм җыр бәйрәме кебек уза. Татарстан районнары һәм күрше төбәкләрдән килгән укучылар Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйлиләр, аның сүзләренә язылган җырлар белән чыгыш ясыйлар.
Быел исә, бу бәйгене, “Бәрәкәт” проекты кысаларында, төбәкара талантлар фестивале итеп үткәрергә булганнар. Ул шулай ук, “Яруллин укулары” чарасы форматында узачак. Алдагы еллардан аермалы буларак, финалда сайлап алу этаплары җиңүчеләре катнашачак. Сүз уңаеннан, Кызылъяр мәктәбендә дә сайлап алу этабы узган. Фестивальнең финалы 11-12 февральдә үткәреләчәк. Анда Татарстанның Ютазы, Баулы районнарыннан, Казан шәһәреннән, Башкортстаннан 160ка якын кеше катнашуы көтелә.
Грант ярдәмендә, мәктәптә балчыктан эшләнмәләр ясау өчен муфель мичләр алу мөмкинлеге дә туган. Аларны мәктәпнең хезмәт кабинетына куйганнар. Хәзер укучылар, балчыктан эшләнмәләр ясап, иҗади сәләтләрен үстерә, шулай ук Фәнис Яруллин әсәрләре нигезендә иҗади эшләр булдыра ала.
Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, грант ярдәме белән мәктәп өчен телевизорлар, төсле принтер һәм башка видео-аудиоаппаратура да сатып алынган.
"Мәктәпкә шундый җиһазлар алу күптәнге хыялыбыз иде. Теләк булса, максатка ирешеп була икән. Грант отарга мөмкинлек биргән “Бәрәкәт” проекты – коллективның, бердәм булып, кулга-кул тотынып, тырышып эшләве нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте Альбина Әминова. – Проект кысаларында, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә зур игътибар биреләчәк, балаларда якташ язучыбыз Фәнис Яруллин иҗатына кызыксыну уяту эше дәвам иттереләчәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев