Баулыда картинг ярышы була
Яңалыклар

Баулыда картинг ярышы була

Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы кышкы картингы буенча тугызынчы ачык ярышлар үткәрелә.

Картинг узышлары 18 гыйнварда сәгать 10да (ярышларны ачу тантанасы – унынчы яртыда) Баулы шәһәренең Салих Сәйдәшев урамында, Баулы дәүләт автоинспекциясе янында урнашкан буада була. 
Мавыктыргыч ярышлар карап, яраткан пилотларыгызга ярдәм итү һәм уңай хис-кичерешләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
 


Нет комментариев