Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы ЗАГС бүлегендә февраль аенда теркәлүчеләр саны

Февраль аенда Баулы районы ЗАГС бүлегендә 15 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән, аларның 9ы – малайлар, 6сы – кызлар. Сабыйларның 5есе гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән, 5есе – икенче, 3есе – өченче, 2се – дүртенче бала булып.

Ел башыннан Баулы ЗАГС бүлегендә 37 туу турында акт теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 48 процентка күбрәк. Әти-әниләр балаларына Родион, Сафина, София, Данелия, Зәйнәп, Умар, Әминә, Давид, Руслан, Тәлгать, Роман, Дәниф, Лев, Нәгыйм исемнәрен сайлаганнар.
Февральдә иң яшь әнигә –  20, иң олысына – 37 яшь. Иң яшь әтинең яше – 21, иң өлкәненә – 49 яшь.
Февраль аенда 9 пар рәсми рәвештә язылышкан. Иң яшь кәләш белән яшь кияүгә – 20шәр яшь. Иң олы кәләшкә – 63 яшь, иң олы кияүгә – 64 яшь.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев