Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы хәрбие: “Хәлләр яхшы, озакламый җиңәбез”

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, штаттан тыш хәбәрчебез Эльвира Әхмәтҗанова “Москва” позывнойлы сугышчы турында бәян итә.

Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Татар Томбарлысы авылыннан да мобилизациянең беренче көннәрендә үк алты егетебез фронтка китте. Менә өченче ел рәттән, тормышларын куркыныч астына куеп, алар каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр. Безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәм булдыру. Авыл халкы даими рәвештә солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертә, беркемнең дә читтә калганы юк. Көчле рухлы ир-егетләребез туган җирдән килгән посылкаларга сабыйларча сөенәләр, авыл халкына рәхмәтләрен җиткерәләр.

Мәктәп укучылары белән батырлык сәгатьләре, хәзерге заман геройлары белән очрашулар үткәрелә. Отпускка кайткан очрашу барышында, сугышчылар махсус хәрби операциянең дөньяны кабул итүне ничек үзгәртүе, алгы сызыкта хезмәт итүнең нәрсә аңлатуы, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге турында сөйлиләр. Аларның авырлыкларны җиңү турындагы сүзләре укучыларда хөрмәт, горурлык хисе уята. Балалар чын геройларның янәшәдә яшәвен күрәләр. Шундый авылдашларыбызның берсе – “Москва” позывнойлы кыю егетебез. Мин аның әнисе белән очрашып сөйләштем.

– Улым, мобилизация башлану белән, авылда иң беренче булып махсус операциягә китте. Аның үзе өчен дә, гаиләсе, минем өчен дә бу көтелмәгән хәл булды: кич белән хәбәр иттеләр, икенче көнне иртүк алып та киттеләр, – ди ана, авыр сулап. Ни булганын аңлап та бетермәгәннәр алар ул чакта.

Өч егет табып үстергән ана уртанчы улын Ватанны сакларга озата, бу инде армия хезмәте генә түгел, бу чын сугыш кыры...

– Һәрвакыт җитез, бар эшне башлап йөрүче, оештыручы булып үсте улым. Абыйсы да, энесе дә, аның белән киңәшләшеп, бер-берләренә ярдәм итеп яшәделәр, –  ди әнисе.

 Сугышчы 9нчы сыйныфка кадәр Татар Томбарлысы мәктәбендә белем ала. Аннан Баулы лицеенда механик-шофер һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Бер ел Оренбург өлкәсендә ракетчылар гәскәрендә хезмәт итеп кайткач, авылда эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. 2015 елда гаилә корып, Баулы шәһәренә күченә, бер-бер артлы уллары, кызлары туа.

Егет 2022 елның 28 сентябрендә мобилиазация белән хәрби операциягә алына. 2 ел да 6 ай сугыш кырында ул, әйтүе генә ансат. Бу вакытның ничек үтүен бары үзе генә беләдер солдат. Шулай да ул бирешми, туганнары белән сөйләшкәндә һәрвакыт: “Хәлләр яхшы, озакламый җиңәбез”, – дип җавап бирә.

“Москва” якташларының ярдәменә бик рәхмәтле. “Гуманитар ярдәм, исемле посылкаларны кулга алабыз, барысы өчен дә зур рәхмәт. Туган яктан килгән күчтәнәчләр бигрәк тә кадерле, тәмле. Якыннарның, авылдашларның ярдәмен тою безгә тагы да көч бирә”, – дип әйткән якыннарына сугышчы. Шушы ике ел ярым эчендә 3 тапкыр кыска сроклы отпускага кайткан ул.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игьлан ителде. Безнең авылдан махсус операциядә катнашучы егетләребез дә чын мәгьнәсендә Ватанны саклаучылар, алар – бүгенге көн геройлары! Без алар белән горурланабыз, авылдашларыбызның исән-сау туган якларына кайтуларын, әти-әниләренә, гаиләләренә сабырлык телибез. Илләр тынычланып, тыныч күңелләр белән яшәргә язсын иде барыбызга да!

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев