Баулы урамнары кардан чистартыла
Быелгы кыш карга юмарт булды, шуңа күрә Баулы урамнарын кардан арындыру, аны алып китү эше бер минутка да туктап тормый.
Декабрьдән бирле шәһәр урамнарыннан барлыгы 1900 кубометр кар чыгарылган, шуның 1400 кубометры гыйнвар аена туры килә. Кар күп яуган көннәрдә юлларга төзекләндерү идарәсенең барлык автопаркы диярлек чыга.
Юллар һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртү дә үткәрелә. Быелгы сезон өчен 300 тоннага якын тозлы-комлы катнашма әзерләнгән.
Кардан арындыру техникасы иртәнге сәгать өчтән үк эшкә чыга. Юл хезмәткәрләре эшләрен көчәйтелгән режимда дәвам итәчәкләр.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев