Баулы сайлаучылары концерт та карый
Бердәм тавыш бирү көнендә Шалты авылында да сайлау бара. Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт та әзерләгәннәр.
Шалты мәдәният йорты директоры, сайлау участогы әгъзасы Гөлназ Вахитова “Баулы-информ” редакциясенә сайлау барышы хакында мәгълүмат бирде.
“Безнең 1049нчы Шалты сайлау участогында Татарстан Рәисен сайлауга – 276, муниципаль депутатларны сайлауга – 277 сайлаучы теркәлгән. Өйдә сайлаучылар саны – 25 кеше, – дип сөйләде ул. – Беренче булып Муса абый Хикмәтуллин сайлады, аңардан соң – Әбүзәр абый Халяпов, Рим Латипов сайлады”.
Көндезге сәгать 12гә булган мәгълүмат буенча, 140 кеше тавышын биргән дә инде.
Cайлауга килүчеләр, тавыш биргәннән соң, мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Көзге муллык күңелдә” дип исемләнгән кечкенә концерт караганнар.
Фото: Гөлназ Вахитова архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев