Баулы шәһәрендә Корбан гаете тәртибе
Мөселманнарның олуг бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете якынлаша. Быел ул алтынчы июньгә туры килә. Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә, шул исәптән Баулы шәһәре һәм авыллары мәчетләрендә дә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.
Баулы районы мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, шәһәрдә Корбан гаетенең тәртибе:
6 июнь.
05:30 – 6:00 – Коръән укылу;
6:00 – 06:30 – гает вәгазе укылу;
06:30 – гает намазын уку;
06:35 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
07:00 – корбан чалу башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев