Баулы районында халык җыеннары дәвам итә
Кызылъяр мәдәният йортында 2024 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Халык җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та катнашты.
Җыелыш башланганчы, Кызылъяр мәдәният йорты фойесында түгәрәк өстәл оештырылды: авыл халкына төрле хезмәтләр һәм оешмалар вәкилләренә сорау бирү мөмкинлеге тудырылды.

Халык җыены Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутовның отчёт доклады белән башланып китте. Иң элек ул демографик хәл турында сөйләде. Кызылъяр һәм Иске Чүте авылларын берләштерүче җирлектә ике меңгә якын кеше яши, былтыр 9 бала туган, 41 кеше вафат булган.

2024 елда җирлектә шактый эш эшләнгән. Мәсәлән, җирлекне төзекләндерүгә район һәм республика бюджетыннан шактый акча тотылган: Кызылъяр авылында су белән тәэмин итү челтәре төзү буенча эшләр башкарылган, бу максатка 20 миллион сум бирелгән. Совет, Сабирҗанов, Дуслык һәм Шакиров урамнарында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларына газүткәргеч сузу эше төгәлләнгән.
Җирлек башлыгы үзара салым буенча да хисап тотты. 2024 елда җирлектә бу программа акчалары халыкның тормыш сыйфатын яхшырту эшләренә юнәлдерелгән: юлларны кардан арындыруга, урамнарны яктыртуга, су челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүгә һәм башка төзекләндерү эшләренә.
Узган елда җирлектә төзекләндерү өмәләре дә үткәрелгән. Аларда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре аеруча актив катнаша, укучылар да ярдәм итә.
“Авыл өчен җан атып яшәүче, һәр эштә башлап йөрүче кешеләр шактый Кызылъярда. Алар – Ленир һәм Кәрим Дәүләтшиннар, Зиннур Садыков, Ришат Әгълиуллин, Алмир Сабирҗанов, Айрат һәм Альберт Миңнуллиннар, Тәлгать Идиятуллин, Ирек Хафизов, Альберт Хәбипов, Ирек Җәләев, Булат Җәләев һәм башкалар”, – дип билгеләп үтте Марсель Даутов. – Трактористыбыз Илгизәр Ямалетдиновка аеруча зур рәхмәт, аның тырышлыгы белән, авылыбыз юллары һәрвакыт кардан чистартылып тора”.
Җирлек башлыгы махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюның даими алып барылуын әйтте. Бу игелекле эшне мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, мәчеткә йөрүчеләр берләшеп эшли.
Марсель Даутов киләсе елга планлаштырылган эшләр, көнүзәк мәсьәләләр турында да сөйләде.
Аннары сүз төрле хезмәтләр һәм оешмалар вәкилләренә бирелде.
Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та катнашты. Ул Кызылъярның социаль объектлары белән танышып чыгуын, төзек авыл булуын билгеләп үтте. Рәгать Галиәгъзамович республиканың социаль-икътисади хәле турында сөйләде һәм, илдәге вәзгыять ничек кенә булмасын, Татарстанда, шул исәптән Баулы районында федераль һәм дәүләт программалары гамәлдә булуын ассызыклады.

Район башлыгы Ильяс Гозәеров районның социаль-икътисади хәле турында бәян итте, халыкның сорауларына җавап бирде. Сорау бирүчеләр күп булды, һәр мөрәҗәгать язып алынды, алар буенча чаралар күреләчәк.

Җыелыш бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәм аеруча зур өлеш керткән кешеләргә, оешмаларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук, алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлчәчәк һәм Тимерҗан
Дәүләтшиннар да район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бу хакта тулырак итеп Баулы районы газеталарыннан укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев