Баулы районында көнлек савым күләме арткан
Яңалыклар

Баулы районында көнлек савым күләме арткан

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәгълүматлары буенча, узган атнада терлекчелек өлкәсендә терлекләрне карау һәм ашату буенча үзгәрешләр теркәлмәгән.

Тәүлеклек савым 46,7 тонна тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 103%. Бер баш савым сыерыннан 19,2 килограмм сөт савып алынган.

Ике хуҗалыкта күрсәткечләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк: “Бәрлек” хуҗалыгында бер башка 27,5 килограмм сөт савылган, “Миңнуллин” крестьян фермер хуҗалыгында – 23,5 килограмм.


Нет комментариев