Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында сөт сыйфаты – контрольдә

Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария эксперты сөт сатучылар арасында аңлату эше үткәргән.

Очрашу әлеге продукция сатыла торган сәүдә мәйданчыгында узган. Эксперт чарада катнашучыларны РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының сөтнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту буенча чыгарылган боерыгы белән җентекләп таныштырган.

Һәр сатучыга сөтне сату алдыннан тикшерү буенча күрсәткечләр турындагы хәбәрнамә тапшырылган. Һәрбер тикшерүнең максатлары һәм билгеләнгән таләпләрне бозуның нәтиҗәләре җентекләп аңлатылган. Бруцеллёз һәм лейкоз кебек куркыныч авыруларга аеруча игътибар бирелгән. Халык сәламәтлегенә куркыныч янамасын өчен, сөтнең торышын даими рәвештә күзәтеп торуның һәм санитар-гигиена нормаларын үтәүнең мөһимлеге билгеләп үтелгән. Чара сатучыларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә һәм җирле халыкның иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев