Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында санитар ике айлык башланды

“Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең әлеге карары нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителә. Баулыда апрель аенда гомумшәһәр өмәләре 4, 11,1 8 һәм 25 апрель көннәрдә узачак.

Районның барлык хезмәтләре дә көчәйтелгән эш режимына күчә. Коммуналь һәм юл хезмәтләре, җаваплы оешмалар вәкилләре түбәндәге эшләрне башкарачак: рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, юлларны һәм тротуарларны ремонтлау һәм чистарту, тукталыш павильоннарын норматив хәлгә китерү, паркларны, скверларны, һәйкәлләрне һәм мемориалларны, шулай ук зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү, йорт яны территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, агачлар утырту һәм кисү, предприятиеләр территорияләрен җыештыру.

Баулының кайбер оешмалары, предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре паркларның, урамнарның һәм тирә-як территорияләрнең беркетелгән өлешләрендә өмәләр үткәрделәр инде. Әлегә төп эш төре булып кар тарату тора.

Шикаятьләр һәм сораулар килеп чыккан очракта, халык профильле хезмәтләргә телефон аша мөрәҗәгать итә ала: рөхсәтсез чүплекләр буенча: 5-29-50 (шәһәр башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе); парклар һәм скверлар буенча : 5-61-51 (төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе); юл инфраструктурасы буенча: 6-07-10 (район башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе); ишегалды территорияләрен җыештыруга кагылышлы сорауларны 5-15-55 (идарәче компания) телефоны аша бирергә була.

Фото: «Баулы-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев