Баулы районында комбайннарның урып-җыюга әзерлеге тикшерелде
Яңалыклар

Баулы районында комбайннарның урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

Комиссия район хуҗалыкларының ашлык җыю комбайннарының алдагы урып-җыюга әзерлеген бәяләде.

Аның составына авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы вәкиле Рәсүл Шәрипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Белалов һәм Татарстан республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча бүлек башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов керде.

Экспертлар машиналарның техник торышын, куркынычсызлык нормаларын үтәүне һәм башка төп күрсәткечләрен тикшерделәр. Тикшерү йомгаклары буенча иң яхшы хуҗалыклар билгеләнде: беренче урында – “Миңнуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы, икенче урында – “Николашкино” һәм өченче урында – “Бәкер”.


Нет комментариев