Баулы районында экологик экскурсия узды
Балаларның җәйге ялын төрләндерү ниятеннән, Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре “Туган ягым” дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Балалар күп мәгълүмат алдылар, рәхәтләреп күңел ачтылар, уеннар уйнадылар, җәйге яллары турында сөйләделәр.
Балалар, иңнәренә рюкзаклар асып, кечкенә генә сәяхәткә чыктылар. Көне дә кояшлы һәм җылы туры килде. Яшь сәяхәтчеләр авыл халкы арасында “Кәҗә тавы” дип йөртелә торган җирне узып, Ык елгасы буена барып җиттеләр. Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Туган ягым” дип исемләнгән мондый экологик экскурсияне июль аеның беренче яртысында инде берничә ел рәттән оештыра.
“Безнең максатыбыз – балаларны туган авылыбызның табигате белән таныштыру, аларга су буенда, табигать кочагында үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү”, – ди Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
Ул балаларга Ык елгасында нинди балыклар барлыгы турында да мәгълүмат бирде, бәләкәй чагыннан ук балык тотарга яратуын, ничек итеп кармак салуын сөйләде. Балалар да үзләренең балыкка барулары, җәйге яллардә нәрсә белән мәшгуль булулары турында кызыклы әңгәмә кордылар. Мәсәлән, 8 яшьлек Мансур Латыйпов бабасы белән еш кына Ык буена балыкка баруларын әйтте.
Балалар авылдаш язучылары, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин хакында да мәгълүмат алдылар.
“Миңа калса, Фәнис Яруллин үзенең иҗат юлын нәкъ менә безнең авылның матурлыгына, хозурлыгына сокланып башлагандыр. Аның бик күп әсәрләре Кызылъяр авылына кагылышлы”, – дип сөйләде Ленир Дәүләтшин.
Аннары балалар Сабан туе уза торган мәйданга юл тоттылар. Биредә иң беренче күзгә ташланганы җир тулып ятучы чүп-чар иде. Сүз уңаеннан, милли бәйрәмебез узганнан соң, ел саен мәйданны җыештырып чыгалар. Бер ай эчендә биредә шактый чүп пәйда булган.
“Табигатькә чыккач, чүп-чар ташлап калдырырга ярамый, чүпләсәң, җыеп алырга кирәк. Сез шулай эшлисездер, дип уйлыйм”, – дип мөрәҗәгать итте Ленир Дәүләтшин балаларга.
Биредә балалар мавыктыргыч уеннар уйнадылар, саф һавада күңел ачу аларның күңеленә хуш килде. Мәсәлән, Мансур Латыйпов экскурсиянең бик ошавын әйтте. Җәйге матур җылы көннәрдә табигать кочагына экскурсия шәһәр балалары өчен аеруча кызыклы. Мәсәлән, Баулыда яшәүче 9 яшьлек Әмир Отажанов җәйге каникулында әбисенә кунакка килгән. Экскурсиягә бару аның өчен зур вакыйга.
“Экскурсия булачагын белгәч, бик сөендем. Табигатьтә ашарга дип, рюкзагыма тәмле әйберләр дә салдым, – ди Әмир. – Экскурсия ошады, монда төрле уеннар уйнарга була. Әле йомран да күрдек. Тота гына алмадык, оясына кереп качты”.
Экскурсиядә иң күңеллесе – өйдән алып килгән тәм-томнар белән сыйлану. Өстәвенә Ленир абыйлары балаларга күчтәнәчләр дә алып килгән иде.
Шулай итеп, балалар табигать белән аралашып, экологик белемнәрен арттырып, җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Булат Минһәҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев