Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында бәйрәм чаралары дәвам итә

Кызылъяр мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре өчен Яңа ел кичәсе үткәргәннәр.

Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин "Баулы-информ" редакциясенә хәбәр иткәнчә,  чараны Тәлгать хәзрәт Хафизов дога белән башлап җибәргән.
Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, авылның ветераннар советы җитәкчесе Серинә Вәлиева, кунакларны Яңа ел белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткергәннәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре матур җырлар башкарганнар.
Бәйрәмгә ямь өстәп, Кыш Бабай да кунакка кереп чыккан, кунакларга тәмле күчтәнәчләрен өләшкән.

Кичә мул табын артында дәвам иткән. Өлкәннәргә бүләкләр алырга, бәйрәм өстәле әзерләргә авыл эшмәкәрләре Ильвира  Ворничан һәм Рафинат Хаҗиев финанс ярдәме күрсәткән.

"Бәйрәм күңелле үтте, өлкәннәр бик канәгать калдылар, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Сиринә Вәлиева. – Бүләкләр һәм тәмле ризыклар белән ярдәм иткән Ильвира Фәритовнага, Рафинат Альтаповичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрегез уң булсын, сәламәт булыгыз. Киләчәктә дә шундый матур очрашулар насыйп булсын".

Фото: Кызылъяр мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев