Баулы районы укучылары редакция хезмәткәре белән очраштылар
Кызылъяр мәктәбендә Россия матбугаты көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 7нче сыйныфта узган чарада “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәре дә катнашты.
Бүген, 13 гыйнварда, Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Ул тарихи дата – Россиянең беренче басма газетасы басыла башлау белән бәйле. Нәкъ менә 1703 елның 13 гыйнварында, Петр I указы буенча, рус телендәге беренче газета – “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән. 1917 елдан башлап, Россия матбугаты көне 5 майга күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына, РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән “Россия матбугаты көне турында”гы карары белән, Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.

7нче сыйныф җитәкчесе Зилә Фәррахетдинова дәрес барышында укучыларны әлеге вакыйгалар белән таныштырды, басма матбугатның җәмгыятьтәге әһәмияте турында сөйләде, Баулы районы газетасының мәктәп музеендагы 1961 елгы җыелмасы, Кызылъяр мәктәбе укучылары элек чыгарган “Тәнәфес” газетасы белән таныштырды.
Бүгенге көндә халык күп мәгълүматны интернет аша алса да, Россиядә күп санлы газета-журналлар нәшер ителә, шулар арасында Баулы районының “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталары аерым урын алып тора. Зилә Назыймовна укучыларга бәян иткәнчә, басма матбугаттагы мәгълүмат дөреслеге белән аерылып тора.

Чарада “Баулы-информ” редакциясе баш мөхәрриренең “Хезмәткә дан” газетасы буенча урынбасары Ләйсән Сәетгәрәева да катнашты. Ул эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, матбугат өлкәсендәге һөнәрләрнең нечкәлекләре, газетаны әзерләү, нәшер итү тәртибе турында сөйләде. Укучылар Баулы районы газеталарын да карап чыктылар.
Кызылъяр мәктәбенең 7нче сыйныфы – педагогия юнәлешендәге сыйныф һәм укучылар арасында киләчәктә педагогия югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр дә бар. Ләйсән Сәетгәрәева андый уку йортларында белем алган кешеләрнең матбугат өлкәсендә дә эшли алулары турында сөйләде.
Очрашу ахырында редакция хезмәткәре укучыларга “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарының штаттан тыш хәбәрчеләре булырга тәкъдим итте.
“Әйдәгез, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, газетаның бер битен бергәләп әзерлибез. Әтиләрегез турында кечкенә генә мәкалаләр язып карагыз әле. Язмаларыгызны фотолары белән җибәрсәгез, тагын да яхшырак – сезгә дә, газета укучыларга да кызыклы булыр иде”, – дип мөрәҗәгать итте Ләйсән Сәетгәрәева укучыларга.
Сүз уңаеннан, әлеге сыйныфта киләчәктә язмышларын матбугат өлкәсе белән бәйләргә теләүчеләр дә бар булып чыкты.
“Минем корреспондент буласым килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып, шул юнәлештә белем алырга телим, – дип сөйләде Зөһрә Бурнашева. – Безнең гаилә Баулы районы газетасын алдыра, мин дә кызыксынып укыйм. Миңа авылдашларым турындагы язмалар ошый. Үзем шөгыльләнә торган “Асылташ” бию коллективы хакында язсалар, аеруча сөенәм”.
Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев