Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы район үзәк хастаханәсендә яңа табиблар эшли

2025 елның 1 сентябреннән Баулы район үзәк хастаханәсе поликлиникасында яңа участок терапевтлары Нәфисә Фәррахова һәм Данил Павлов кабул итә башлады.

Нәфисә Дамир кызы Фәррахова тумышы белән Башкортстан Республикасының Туймазы районыннан. Мәктәптән соң, ул Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, йөгерү белән мавыга һәм укырга ярата.

Данил Андреевич Павлов Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә туып үсә, Оренбург дәүләт медицина университетында Дәвалау эше белгечлеге буенча укый. Студент вакытында һөнәрнең барлык этапларын уза – башта санитар, аннары медбрат булып эшли, киләчәктә ординатурада тар белгечлек буенча укырга планлаштыра. Медицинадан тыш, спорт белән мавыга, табигатьтә актив ял итәргә ярата.

Яңа белгечләр Актив һәм озак дәвамлы тормыш илкүләм проектының Сәламәтлек саклау кадрлары федераль проекты ярдәмендә җәлеп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев