Баулы мәктәбендә медицина сыйныфы ачыла
6нчы мәктәптә 8-9нчы сыйныф укучылары өчен ике еллык махсус программа – медицина сыйныфы – эшли башлый. Әлеге юнәлеш яңа уку елында кертелә.
Проектның төп максаты – медицина өлкәсе белән кызыксынучы укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. Бу аларга киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышлы карьера төзү өчен кирәкле башлангыч белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк. Программага профильле фәннәрне – биология һәм химияне – тирәтен өйрәнү, шулай ук гамәли дәресләр кертелә. Дәресләрдә укучылар беренчел медицина чараларын өйрәнәчәк: кан басымын, пульсны һәм сулыш алу ешлыгын үлчәргә өйрәнәчәкләр.
Моннан тыш, программада тәҗрибәле белгечләр белән аралашуга аерым игътибар бирелә. Шактый кызыклы чаралар планлаштырылган: укучылар медицина учреждениеләренә экскурсияләргә барачак, очрашуларда һәм мастер-классларда табиблар белән турыдан-туры фикер алыша алачак.
Ике еллык курсны уңышлы тәмамлаган укучыларга өстәмә белем бирү программасын үзләштерү турында дәүләт үрнәгендәге документ тапшырылачак. Бу документ медицина көллиятләренә һәм югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлек бирә ала.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев