Баулы гаиләләре китапханәдә ял итә
Татар Томбарлысы китапханәсендә «Кыш бабайның серле капчыгы» дип исемләнгән чара узган. Анда өч гаилә катнашкан.
Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. Эльвира Әхмәтҗанова китап укырга яратучы гаиләләрне "Кыш бабайның серле капчыгы" дип исемләнгән уен-дәрескә чакырган. Чарада китапханәнең тугры дуслары Гыймаевлар, Мостаевлар һәм Ситдыйковлар катнашкан.
"Кыш бабайның ике капчыгы бар иде. Катнашучылар, күзләрен йомып, биремнәр капчыгыннан сораулар алып, аларга җаваплар бирделәр һәм дөрес җавап өчен бүләкләр капчыгыннан татлы бүләкләр яки уенчыклар алдылар", – дип уртаклашты Эльвира Әхмәтҗанова.
Чара күңелле узган, гаиләләр, бигрәк тә балалар рәхәтләнеп күңел ачканнар. Аннары, китаплар алып, өйләренә таралышканнар.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев