Барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә стационарның кабул итү бүлмәсе ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен тәүлек буе эшли. Стационар ярдәм штат режимында күрсәтелә.
8, 9, 11 майда район үзәк хастаханәсе поликлиникасы 8-18 сәгатьләрдә эшли. Кабул итү участок терапевтлары, гомуми практика табиблары, педиатрлар тарафыннан үткәрелә. Поликлиниканың стоматология бүлеге 8- 13 сәгатьләрдә эшли. 10 майда поликлиниканың структур бүлекчәләре 8-18 сәгатьләрдә тулы күләмдә эшли.
Барлык белгечләрнең эш режимын регистратура телефоны (6-15-01), поликлиниканың педиатрия бүлеге телефоны (6-05-23) аша белешергә була. Табиблык амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары график буенча эшли.
Нет комментариев