Яңалыклар

6 июньдә Баулыда Сабантуй узачак

Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 6 июньдә узачак Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!

6 июньдә татар милли бәйрәме Сабантуйны үткәрү көнендә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан-Оренбург трассасыныңТатнефть АЗС ягыннан һәм Потап-Томбарлы авылы ягыннан урау автомобиль юлыннан мәйдан ягына хәрәкәт ябылачак.

Шәхси автомобиль транспорты тукталышы шәһәр ипподромы һәм АЗС арасында урнашачак. Автостоянкадан мәйданга кадәр бушлай автобус йөриячәк.

Сабантуй көнендә пассажирларны йөртү 1 нче һәм 2 нче маршрутлар буенча (расланган расписание буенча вакыт интервалы белән) башкарылачак, 5 нче маршрут шулай ук расписание буенча, автотранспорт туктаган урынга кадәр барачак. 

Сабантуй көнендә шәһәрнең барлык маршрутларында йөрү бушлай башкарылачак.


Нет комментариев