Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

2025 елның 1 сентябреннән чүп-чар белән эш итү кагыйдәләре үзгәрде

Каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарына кайбер төр калдыкларны ташлауга тыю кертелде – 2025 елның 1 сентябреннән мондый мәйданчыкларга түбәндәгеләрне ташлау тыела:

- агач-куакларны тәртипкә китерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар (ботак, яфрак, киселгән агачлар);

- контейнерлардан һәм (яки) бункерлардан яисә башка махсус җыю урыннарыннан читтәге каты көнкүреш калдыклары;

- төзелеш һәм ремонт калдыклары (агымдагы ремонт калдыкларыннан тыш).

Шәхси йортларда яшәүчеләр өчен үсемлек калдыклары белән эш итү кагыйдәләре:

1. Үсемлек калдыкларын компостлау:

- үсемлек калдыкларын (үлән, коелган яфраклар, вак ботаклар) үз территорияңдә компостларга кирәк;

  - компост чокырыя ясарга яки махсус компостер сатып алырга киңәш ителә.

2. Агач-куак калдыклары белән эш итү:

- агач-куакларны тәртипкә китерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыкларны (эре ботаклар, киселгән агачлар) үз территорияңдә вакларга кирәк;

  - әлеге калдыкларны, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен мәҗбүри рәвештә үтәгән очракта, үз территорияңдә яндырырга рөхсәт ителә:
   • яндыру махсус җиһазландырылган урыннарда үткәрелергә тиеш;
   • якындагы биналарга кадәр кимендә 50 метр арада яндыру зарур;
   • янгынга каршы кисәтүләр булмаганда яндыру рөхсәт ителә;
   • участок хуҗасының даими контроле астында яндырырга кирәк;
   • янгын сүндерү чаралары булганда яндыру ярый.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты административ комиссиясе гражданнарга Баулы шәһәр Советының 25.10.2017 ел, 60 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Баулы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү, чисталык һәм тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә. Алар буенча түбәндәгеләргә юл куелмый: йорт территориясеннән читтә яфракларны, теләсә нинди төр калдыкларны һәм чүп-чарны яндыру.

Кагыйдәләрне бозган өчен, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, физик затларга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Шул ук гамәлләр, ел дәвамында кабатланса, 3500 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.

Чүп-чар белән эш итүнең яңа кагыйдәләрен үтәү районыбызның чисталыгын сакларга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә мөмкинлек бирә!

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев