Instagram һәм WhatsAppны үзгәртергә карар ителде
Яңалыклар

Instagram һәм WhatsAppны үзгәртергә карар ителде

Instagram һәм WhatsApp кушымталарының исеменә «Facebook»тан аңлатма өстәләчәк.

Instagram һәм WhatsApp кушымталарының исеменә «Facebook»тан аңлатма өстәләчәк. Бу хакта The Informationга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңартылган исемнәр Apple һәм Google Play кушымталары кибетләрендә, шулай ук Instagram һәм WhatsApp эчендә күрсәтеләчәк. Мобиль кушымталар экранында исемнәр элеккегечә калачак.

Мондый чаралар кушымталарның компаниягә каравын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләнә.

Шул рәвешле, шәхси мәгълүматлар чыгу сәбәпле социаль челтәрләрдәге җәнҗаллар фонында репутацияне яхшырту планлаштырыла.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/04/190949/


#Бавлыинформ

Нет комментариев