Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы гаиләсе республика фестивалендә призлы урын алган

Түбән Кама шәһәренең “СИБУР Арена НК” стадионында гаилә командалары арасында “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының республика фестивале узган. Баулы районы данын Әхмәтҗановлар гаиләсе яклаган.

“Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының республика фестивале “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында оештырылган, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган.

Стадионда республиканың төрле районнарыннан 11 гаилә командалары җыелган. Һәр команда өч буынны берләштергән: әти, әни, бала һәм әби яисә бабайны. Баулы районы данын фестивальнең район этабында җиңү яулаган Әхмәтҗановлар гаиләсе лаеклы яклаган: Илвина, әтисе Рөстам, әнисе Рәзилә, һәм бабасы Дамир Кыям улы.

“Фестиваль программасы бай булды, катнашучыларга шактый көч куярга туры килде. Әхмәтҗановлар гаиләсенең һәр әгъзасы үз яшь этабына туры килгән нормативларны үтәде, – дип уртаклашты Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеева, ул фестивальнең республика этабында райондашларыбызга көч биреп торган.

Катнашучылар түбәндәге тестлар комплексын үткәннәр:
турникта күтәрелү, идәннән этәрелү, чалкан яткан килеш гәүдәне күтәрү,
урыннан озынлыкка сикерү, 30 һәм 60 метрга йөгерү, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, электрон коралдан ату, 25 һәм 50 метрга йөзү.

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының гаилә командалары арасында Әхмәтҗановлар гаиләсе мактаулы өченче урынны яулаган. Шәһәрдәшләребезнең призлы урын алуы гаиләнең бердәмлеген, ныклы ихтыяр көчен һәм спорт рухын күрсәтүче югары нәтиҗә.

Виктория Алексеева якташларыбыз өчен чын күңелдән горурлануын белдерде:

“Әхмәтҗановларны район данын лаеклы яклаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта зур җиңүләр, ныклы сәламәтлек телибез!” – дип билгеләп үтте ул.

ФОТО: БАУЛЫ РАЙОНЫ СПОРТ ҺӘМ ТУРИЗМНЫ ҮСТЕРҮ БҮЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев