Яңалыклар

Баулы балалары өчен бәйрәм булачак

1 июньдә Балаларны халыкара яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Баулының Октябрь мәйданында төрле чаралар үткәрелә.

Бәйрәм 1 июньдә шәһәрнең төп мәйданында сәгать унда концерт программасы белән башлана. Бу көнне “Урамда” фестивале кысаларында балалар өчен төрле мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла. Шулай ук программага музей ишегалды, спорт уеннары, әдәби уеннар  да кертелгән.


Нет комментариев