Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Витаминнарны дөрес куллану

Витаминнарны дөрес куллану өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез

Ашаганнан соң С витамины эчү – акчаны җилгә очыру гына. Бу очракта аның 30 проценты гына үзләштерелә. С витамины ач карынга суга бутап эчәргә кирәк. Ул очракта 90 процент үзләштереләчәк.

Магний + кальций = нәтиҗәсе ноль.Алар үзләштерү буенча үзара көндәш. Бергә эчсәгез, берсе дә эшләмәячәк.

Д витаминын К2 дән башка кабул итү организмда ташлар барлыкка китерәчәк. Кальций сөякләргә файдага түгел, ә бөер һәм кан тамырларына утырачак.

Тимер кабул иткәндә каһвә эчү дә дөрес түгел. Кофеин тимер үзләштерүне туктата. Шуңа да берсен эчкәч, кимендә 2 сәгать вакыт үтәргә тиеш.

Үтә күренмәле савыттагы Омега-3 не эчүнең файдасы юк. Ул инде бозылган була, чөнки 2 атна эчендә әчү процессы башлана.

Таблетка формасындагы В12 витамины 50 яшьтән соң үзләштерелми. Яшь барган саен ашказаны согы "көчсезләнә". Шуңа ла сыек яисә укол формасын куллану яхшырак булачак.

Иртәгезне Д3 һәм Омега-3 кабул итүдән башлагыз. Икесе дә ашаганда үзләштерелә. Аларны кабул иткәндә майлы ризык ашарга кирәк. Шулай ук коэнзим Q10 һәм В комплекслы витаминнар иртәнге якта энергияне сакларга ярдәм итә.

Омега-3 не көндез дә эчәргә мөмкин. Әмма майлы ризык ашарга онытмагыз.

Көн дәвамында С витаминын тимер белән эчәргә ярый. Ул тимергә үзләштерелергә булыша. Әмма тимерне цинк һәм Д витамины белән эчәргә ярамый. Алар бер-берсенә үзләштерелергә комачау итә.

Цинкны кичке якта, кичке аш вакытында кабул итә аласыз.

Йоклар алдыннан магний эчеп куегыз. Ул организмны йокыга әзерләргә булыша.

 

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев