Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Витаминга бай ризыклар

Сәламәтлеккә генә түгел, кәефкә дә уңай йогынты ясый торган ризыклар бар. Сәбәбе аларның составында, дип белдерә экспертлар.

Кивида С витамины күп, ул активлыкка һәм кәефкә тәэсир итә. Сөттә D витамины бар, ул җитмәгән очракта, депрессия халәте барлыкка килә. Кишердә бик күп бета-каротин бар, һәм кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, бу матдә дә кәефкә уңай йогынты ясый.

Диңгез ризыкларының файдасы турында күпләр белмидер әле. Мәсәлән, мидияләр В12 витаминына бай, аның аз булуын кайбер галимнәр депрессиягә китерү белән бәйли. Аларның тикшеренүе күрсәтүенчә, бу витамин җитмәү s-аденозилметионин (SAM) дефицитына китерә, ә бу кәефкә тәэсир итүче башка матдәләрне эшкәртү өчен бик кирәк.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев