Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Тукранбаш холестеринны киметә, канны сыегайта

Йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен менә дигән шифа. Кырда үсүче кызыл тукранбашны кан тамырларын ныгыту һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшырту өчен кулланалар.

Ул югары кан басымы белән интегүчеләргә дә ярдәм итә. Моннан тыш, тикшерүләр күрсәткәнчә, холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә, ЛПНП ягъни зыянлы холестерин күләмен киметә.

Тукранбаш канны сыеклау үзлегенә дә ия. Кан йөрешен яхшырта. Тромблар барлыкка килү куркынычын киметә. Тукранбаш тромбозлар, атеросклероз һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатыннан кулланалар. Ул канны һәм лимфаны токсиннардан чистарта, капиллярлар һәм кан тамырлары стенасын ныгыта.

Тик чама хисен тукранбашны кулланганда да онытырга кирәкми. Кемгәдер файда бирсә, икенче берәүгә ул зыян салырга да мөмкин. Операциягә керергә җыенучыларга аеруча сак булырга киңәш ителә. Тукранбаш канны сыегайту үзлегенә ия. Әлеге үсемлекне эчкән кеше, операция барышында күп кан югалтырга да ихтимал. Гормонга бәйле организмда шешләр булганда, йөклелек вакытында кулланырга рөхсәт ителми.

Табиб киңәше таләп ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев