Томауны дөрес дәваларга кирәк
Табиб аның иң нәтиҗәле ысулын атады.
Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников томауны дәвалауның нәтиҗәле ысуллары турында сөйләде.
Табиб аңлатуынча, күпчелек очракта томау вакытында төчкерү һәм температура булса, димәк, аны риновирус китереп чыгара, барлык очракларның 35-50 проценты аңа туры килә.
— Әгәр бу кискен вируслы авыру икән, бары тик үткәнен көтәргә генә кирәк. Кемдер борынга сарымсак, кемдер суган тыга, кемдер тавык йомыркасы белән җылыта. Боларның берсе дә нәтиҗәле булмый. Томау үзе бетә, — дип аңлата табиб.
Шул ук вакытта томауны дәвалауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе — борынны юу, тик моны дөрес эшләргә кирәк: башны раковинага иеп, юа башлыйлар. Икенче мөһим момент: хроник очракларда антистамин препаратларны куллану.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев