Теш чистартканда ясала торган хата
Тешләрне дөрес чистартырга кирәк. Каты щетка куллануның мәгънәсе юк.
Бик каты теш щеткасы куллану. Онытмагыз, щетка ярдәмендә без теш өслегендәге йомшак “юшкынны” чистартабыз. Шуңа да каты щетка куллануның мәгънәсе юк. Аны катырак басып юсаң, теш тукымаларына, аерым алганда, эмальгә зыян китерергә мөмкин. Ә ул яңармый.
Тешләрне ашаганнан соң ук чистарту. Тешләрне туклангач 10-15 минут үткәннән соң чистарту яхшы. Ашаганда кеше югары кислоталы ризыклар куллана. Мисалга, цитруслар. Мондый ризыклардагы кислоталар эмальне деминеральләштерә. Ягъни ул йомшара. Дөрес техника буенча чистартмаганда теш тукымаларына шулай ук зыян килүе ихтимал.
Тешләрне каты басып ышку да дөрес түгел. Әйтелгәнчә, щетка ярдәмендә без теш өслегендәге “йомшак” юшкынны гына чистарта алабыз. Щетканы акрын гына басып, түгәрәк хәрәкәтләр ясап чистартырга. Чистарту процессында щетка “инәләре” бөгелмәскә тиеш, ягъни ул формасын саклаган рәвештә теш чистарту иң дөрес ысул санала.
Тештәге ташларны бары табиб кына чистарта ала.
Теш чистартканда телне чистартмау—шулай ук еш кабатлана торган хаталарның берсе. Тел өслегендә би күп рецепторлар урнашкан һәм аларда юшкын утыра.
Юшкын тора-бара туплана бара. Ашаганда, төкерек йотканда кеше шул юшкынны да йота. Шуңа да теш чистартканда телгә игътибар итмичә калырга ярамый. Аны махсус җайланма белән кырып чистартырга кирәк.
Алгы тешләрне генә яхшылап юу. Авызыгызда 32 теш икәнен онытмагыз. Арткы яктагы тешләрне яхшылап чистартмау авыруларга, тешләрнең черүенә китерергә мөмкин. Шуңа да күренми торган арткы тешләрегезне дә яхшылап юарга кирәк.
Тешләрне тиз генә чистартасыз икән — дөрес эшләмисез. Тешләрне щетка белән генә түгел, ирригатор, махсус ершиклар белән чистартырга. Аларны теш табибы сайларга ярдәм итә. Әлеге җайланмаларның барысын да кулланып тешләрне чистарту 4 минуттан да ким булмаска тиеш.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев