Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы йоктыруның 998 очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Үткән тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 998 очрагы теркәлде», – дип хәбәр итте спикер.

Шул ук вакытта соңгы тәүлектә Татарстанда коронавируска 12 меңгә якын тест үткәрелгән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә 1573 кеше сәламәтләнде, дип өстәде.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев