Татарстанда икенче көн рәттән коронавирус йоктыруның 70тән артык очрагы ачыклана. Соңгы тәүлек эчендә республикада яшәүче 79 кеше вирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы белешмәсе дәлилли.
Авыручыларның 39ы хастаханәгә салына, ә алдагы көнне 25 пациент госпитатализацияләнгән булган.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 190 667 кеше коронавирус йоктырган. Шул ук вакытта республикада яшәүче 187 623 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53е — соңгы тәүлектә (бер көн алдан 68 авыру савыккан булган).
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирустан бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Covid-19 вирусыннан үлгән кешеләрнең гомуми саны 2007 (соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 30 ноябрьдә бастырылган).
Чыганак
Нет комментариев