Сөякләрне ныгытуның өч сере
Яшь барган саен сөяк тукымасының тыгызлыгы кими, ә буыннар табигый рәвештә тузуга дучар була
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда үлем сәбәпләренең 70 проценты инфекцион булмаган авыруларга туры килә. Шуңа күрә халык сәламәтлеген ныгыту – сәламәтлек саклау тармагының мөһим бурычларыннан санала. Сәламәт яшәү рәвешенә бу очракта зур әһәмият бирелә.40–50 яшьтән соң сәламәт яшәү рәвеше көтелгән гомер озынлыгын 12-17 елга арттырырга сәләтле, дип билгели Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Р. Вәлиев һәм Г.Галимуллина .
Яшь барган саен сөяк тукымасының тыгызлыгы кими, ә буыннар табигый рәвештә тузуга дучар була. Әмма остеопороз (сөякләрнең сынучанга әверелүе) һәм остеоартроз (буыннарның эштән чыгуы) кебек җитди авыруларны күп очракта булдырмый калырга мөмкин. Бу очракта авыруны дәвалау түгел, ә аның үсешенә юл куймый торган шартлар тудыру мөһим.
Терәк-хәрәкәт аппараты сәламәтлегенең өч нигезе. Сөякләр һәм буыннар авыруларын кисәтү өч төп принципка нигезләнә: дөрес туклану, даими физик активлык һәм тән авырлыгын контрольдә тоту .
1. Туклану – скелет өчен “төзелеш материалы”
Сөяк тукымасы даими яңарып тора, һәм моның өчен “төзелеш материаллары” кирәк .
• Кальций — сөякләр өчен төп минерал. Ул сөт продуктларында (эремчек, сыр), кунжутта, миндальдә, яфраклы яшелчәләрдә (кәбестә, шпинатта) күп
• D витамины – кальций үзләштерелсен өчен кирәк . Аның төп чыганагы – кояш нуры. Көз-кыш айларында табиб белән киңәшләшеп, профилактик дозада кабул итү киңәш ителә. Шулай ук ул майлы балыкта (лосось, скумбрия) һәм йомырка сарысында бар
• Аксым (белок) – коллаген һәм башка аксымнар сөяк нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә майсыз ит, балык, кузаклылар ашау мөһим
• C һәм K витаминнары – сөяк тукымасы синтезында катнаша. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз
2. Хәрәкәт – буыннар өчен ярдәм
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, физик активлык гомуми үлем куркынычын киметә атнага уртача 2,5 сәгать активлык (атнасына 5 көн 30 минут) үлем куркынычын – 19 процентка, ә 7 сәгать 24 процентка киметә.
Озак вакытны, бигрәк тә тәнәфес ясамыйча, утырып уздыру, киресенчә, куркынычны арттыра. Сөякләр өчен йөкләнеш мөһим. Йөрү , җиңелчә йөгерү , бию , баскычтан менү сөякләрне ныгыта. Буыннар өчен хәрәкәтчәнлек кирәк. Йөзү , йога , махсус гимнастика кан әйләнешен яхшырта, кимерчәкләр һәм сеңерләр сыгылмалылыгын саклый
Шуны истә тотарга кирәк: симерү (тән массасы индексы 30дан артык) гомер озынлыгын уртача 2,5 елга киметә.Һәр артык килограмм тез һәм янбаш буыннарына өстәмә йөкләнеш бирә
3. Зыянлы гадәтләрдән баш тарту
Алкогольне артык куллану ир-атларда гомер озынлыгын – 5,9 елга, хатын-кызларда 4,7 елга киметә .Тәмәке тартучыларда гомер озынлыгы, тартмаганнарга караганда, 5 елдан артыкка кыскара.Тәмәке сөякләр һәм буыннарның кан белән тәэмин ителешен начарлата, ә алкоголь кальций югалтуга китерә. Бу гадәтләрдән баш тарту – сәламәтлеккә турыдан-туры өлеш кертү .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев