Скандинавия йөреше хатын-кызлар өчен бик файдалы
Сәламәтлек

Скандинавия йөреше хатын-кызлар өчен бик файдалы

50 яшьтән соң хатын-кызлар өчен скандинавия йөреше нәрсә белән файдалы? Гадәттәгечә йөргәндә мускулларның 60 проценты хәрәкәтләнә, ә скандинавия йөреше вакытында - 90 процент.

Әлеге төр спортны урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр сайлый.

- Югары сәламәтләндерү потенциалына ия.
- Чыдамлылыкны арттыра.
- Стресслы халәтләргә юл куймый, депрессиядән котылырга ярдәм итә.
- Эчке органнарны кан белән тәэмин итүне яхшырта, йөрәк эшчәнлеген нормага китерә.
- Баш миен кан белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрә.
- Йөрешне координацияләүне яхшырак итә, тигезлекне нормага китерә.
- Күп энергия таләп итә, шуның белән метаболизмны активлаштыра, шикәр дәрәҗәсен нормага җиткерә һәм күп кенә калорияләрне яндыра, артык кг дан котылуга ярдәм итә.

Фото: татар-информ


Нет комментариев