«Шикәр чире»нең тәүге билгеләре
Үзегезне сынап карагыз әле.
"Шикәр чире" бүген бик күпләрдә очрый. Диабет белән яшәүчеләргә никадәр авыр икәнлеген сөйләп тә торасы юк. Әлбәттә, авыру белән көрәшкәнче, аны кисәтү яхшы. Тик түбәндәге үзенчәлекләрне үзегездә сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Хәлсезлек тою. Канда шикәр күп булганда организм аны эшкәртү өчен бик күп энергиясен югалта.
Бәдрәфкә еш йөрү. Бөерләр дөрес эшләми. Шикәрне эретү өчен күп су эчелә.
Йогышлы чирләр барлыкка килү. Шикәрнең күп булуы бактерияләр артуына китерә.
Авыз кибү. Бу диабет авыруының тәүге билгесе.
Тәннең артык коры булуы. Тән ялкынсынып та тора икән - шикәрне чамадан тыш кулланасыз.
Анализлар тапшырып карау кирәк.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев