Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Салкын тиеп авырганда нишләргә?

Киңәш тәкъдим итәбез. Бәлки файдасы тияр.

Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасы бар.
1 лимон, 3 тырнак сарымсак, бал алабыз. Лимонны төшеннән арындырабыз. Ике ингредиентны да иттарткыч аша чыгарып, бал (күп кирәкми, катнашма кашыктан агып чыгарлык булмасын) кушып болгатабыз һәм пыяла банкага тутырабыз да суыткычка куябыз. Икенче көнне куллана башларга да була. Иртән һәм кичен берәр аш кашыгыз кабыгыз.
Әлеге катнашма канны да чистарта, әмма ашказаны белән проблема булганнарга сак кулланырга кирәк.

Алма серкәсеннән ясалган катнашма. Алма серкәсендә витаминнар, кислота, микроэлментлар, фермент һәм пектин бар. Су һәм балны кушкач,  бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы тору үзлегенә ия була, организмны ныгыта һәм чистарта.
Бер стакан җылы суга берәр чәй кашыгы алма серкәсе һәм бал салып эчәбез. Аңа кадәр һәр иртә бер стакан җылы су эчеп куярга була. Кич белән дә йокларга бер сәгать кала алма серкәсе суын эчәргә.

Рецептны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото: reepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев