Сәламәт һәм матур булыйм дисәң, эчәклегеңне сакла
Диетологлар тәкъдим иткән продуктларны ашарга тырышабыз, артык авырлык белән көрәшәбез, әмма эчәклек эшчәнлеге турында барыбыз да оныта.
Аны вакытында чистартып тору – сәламәтлеккә юл. Стресслар, яшәү рәвеше, физик активлык җитмәү, зарарлы гадәтләр – болар барысы да ашкайнату системасына начар тәэсир итә, эчәклек тә начар эшли башлый. Алар сәламәт булсын өчен, рационга клетчатка – үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре кертергә кирәк.
Алар исә җиләк-җимештә, яшелчәләрдә бар. Клетчатка эшкәртелми, әмма ул, матдәләр алмашына тәэсир итә торган су, минераль тозлар, микроэлементлар кебек үк, организм өчен бик мөһим.
Клетчатка күп булган продуктлар:
* Көрпә, солы боткасы. Бер аш кашыгы көрпәне суга, кефирга, сокка яки салатка, ашка кушыгыз.
* Фасоль, ясмык.
* Кура җиләге, крыжовник.
* Авокадо. Уртача зурлыктагы бер авокадода 12 гр клетчатка бар.
* Чикләвекләр. Аларны еш ашау холестерин күләмен киметә. Әмма калорияле булганга, күп ашарга кирәкми.
* Груша.
* Җитен орлыгы.
* Кипкән җимешләр.
* Яшелчәләр. Иң күп клетчатка – шпинатта, сельдерейда, кәбестәдә.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев