Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Сәламәт булу өчен күнегүләр

Бу гади күнегү менопауза вакытында коткара

Менструаль циклның тәмамлану чоры тормышта шактый үзгәрешләр кертә. Энергия кимүгә карамастан, табиблар диванда сузылып ятмаска, физик активлыкның мөһимлеген истә тотарга киңәш итә.

Дөрес сайланган йөкләнеш менопауза билгеләрен йомшарта, чөнки эндорфин дәрәҗәсен арттыра. Организмда эстроген эшләнеп чыгу кимегәч, әлеге гормон дәрәҗәсе дә төшә. Моннан кала, физик активлык эчке органнарның эшчәнлегенә дә уңай тәэсир ясый.

Белгечләр менопауза чорында бию, стретчинг, пилатес, йога, кардио һәм функциональ тренинг кебек юнәлешләргә игътибар итәргә киңәш итә. Әгәр дә болар белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк икән, башка гап-гади күнегүләр башкарырга мөмкин. Голливуд йолдызлары Холли Берри, Дженнифер Гарнер һәм Кэти Перри даими скакалка белән сикерүләрен әйтәләр. Бу гади генә хәрәкәтнең күп кенә өстенлекләре бар:

– Координация һәм тигезлекне яхшырта
Даими рәвештә сикерү координацияне һәм балансны үстерә.

– Мускул массасын арттыра
Яшь бару белән мускул массасы кими. Бу – табигый. Скакалка белән сикерү бу процесска киртә була ала. Мускулларның үсешенә һәм көчнең артуына ярдәм итә.

– Метаболизмны тизләтә
Мускул массасының артуы метаболизмны тизләтә, бу исә сәламәт авырлыкны саклап калу һәм майны киметүгә ярдәм итә.

– Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта
Скакалка белән сикерү йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу очракларын киметә.

– Сөяк тыгызлыгын яхшырта
Күбрәк хәрәкәтләнү сорый торган күнегүләр, мәсәлән, скакалка белән сикерү, сөяк тыгызлыгын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итә, остеопороз очракларын киметә.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев