Сак булыгыз! Көчле магнит давылы башланды
Ул алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк әле.
Белгечләр фаразлавынча, озакка сузылган көчле магнит давылы башланды, ул әле бер атна дәвам итәчәк. Аның көчен бердән биш баллга кадәр бәялиләр. Бүген 4 баллы көчле магнит давылы көтелә. Аннары бераз түбән төшәчәк, һәм иң югары ноктасы чәршәмбе булачак. 21 июньдә җирдә 5 баллы көчле магнит давылы котырачак, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык була. Кояш активлыгы ял көннәрендә генә кими.
19, 21, 22 һәм 23 июньдә көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итәчәк, метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Мондый көннәрдә күпләрнең хәле начарлана, башлары авырта, кан басымы сикерә. Хәтта электроника да өзеклекләр белән эшли башларга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр киңәшләренә колак салырга тырышыгыз.
Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын.
Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез. Күбрәк йоклагыз, ял итегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Киләсе геомагнит давылы 28 июньгә фаразлана, ләкин ул әлеге көннәр белән чагыштырганда шулкадәр көчле булмаячак, дип ышандыра белгечләр.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев