Панкреатитның төп сәбәпләре
Сезгә табиб киңәшләрен тәкъдим итәбез
Кичке ашның артык күп булуы һәм көн режимы булмау панкреатитка китерергә мөмкин, дип белдерә Уфа табибы Ирина Колосова «Электрогазета» белән әңгәмәдә.
Белгеч сүзләренчә, кичке вакытта азык эшкәртү өчен ферментлар эшләп чыгаруга җаваплы ашказаны асты бизе эшләми диярлек. Шуңа күрә, әгәр даими рәвештә йокларга 2-3 сәгать кала кичке аш ашасаң, орган зур йөкләнеш ала һәм кирәкле күләмдә панкреатик сок җитештерергә өлгерми. Шул сәбәпле, кичке ашка ниндидер җиңел әйбер сайларга кирәк, мәсәлән, пешкән яшелчәләр, ә углеводлар, майлар һәм аксымнарны иртәнге һәм төшке аш өчен калдырырга кирәк.
Шулай ук ашказаны асты бизенең нормаль эшләве өчен сыйфатлы йокы да мөһим, 23.00дән дә соңга калмыйча йокларга ятарга кирәк.
Даими йөкләнеш булганда ашказаны асты бизенең приступлары булырга мөмкин. Кискен халәт сул кабырга астында, эпигастраль өлкәдә авыртудан күренә. Ул шулай ук сулдан аркага бирә ала, кеше укшырга, косарга мөмкин. Кискен панкреатит дарулар белән генә туктатыла. Әгәр вакытында аны дәваламасаң, авыру хроник формага күчәргә мөмкин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев