Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өреле аш файдалымы?

Табиб киңәшләренә колак салыгыз.

Табиб-диетолог өлкән яшьтәге кешеләргә куе итеп пешерелгән өреле шулпаны, шулай ук борчак, гөмбә һәм дөге шулпаларын рационнан алу яхшырак, дип белдерә. "Озак итеп кайнатылган, аеруча сыер итеннән куе итеп пешерелгән өреле шулпа, холестеринны күтәрергә мөмкин", – ди ул.

 

Табиб сүзләре буенча, борчак, гөмбә һәм фасоль ашлары авыр эшкәртелә. "Солянкага төрле итләр катнашмасыннан ингредиентлар: колбаса һәм ит салалар. Ашкайнату өчен бу бик авыр. Хәтта һәр сәламәт кеше дә моны үзләштерә алмый, ә өлкән кеше – бигрәк тә”, – дип билгели Соломатина. Ул, шулай ук, рационнан әчкелтем шулпаларны сызып ташларга кирәк, ди.

 

Үз чиратында, табиб-диетолог исә яшелчәләрдән окрошка әзерләргә киңәш итә. "Окрошкада күбрәк яшелчәләр куллану яхшырак. Ашта колбаса булмавы яхшы. Аны кальмар кебек диңгез продуктлары, яки мал яисә кош ите белән алмаштыру яхшырак", – ди ул.

 

Табиб искәрткәнчә, окрошканы пешергәннән соң 12 сәгать эчендә кулланырга кирәк, чөнки ул – тиз бозыла торган ризык.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев