Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ни өчен яшьләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чигә?

Яшь кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларының сәбәбен Мәскәүнең 121нче консультация-диагностика поликлиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Андрей Тяжельников атады.

Күпчелек кешеләрнең теләсә кайсы яшьтә сәламәт булу өмете бар, әмма бу шансны бөтен кеше дә кулланмый. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары шулай киң таралган”, – дип белдерде ул.

Табиб билгеләп үткәнчә, күпмедер вакыт элек йөрәк-кан тамырлары патологияләре 40 яшьтән соң күп күзәтелгән, аларда картаю процесслары һәм җайлашу мөмкинлекләре кими бара. Әмма хәзер пациентлар сизелерлек яшәргән – авыру 20 яшьтә дә, хәтта үсмерләрдә дә ачыкланырга мөмкин.

Бөтен дөньяның галимнәре һәм табиблары исәпләвенчә, нәселдәнлек факторларыннан һәм кайбер патологияләрдән тыш, организмның физиологик үсеше фонында яисә башка авырулар нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган иртә йөрәк-кан тамырлары авыруларының сәбәбе яшәү рәвешендә яшеренгән, дип ассызыклады Андрей Тяжельников.

“Болар – артык арыганлык һәм зур йөкләнеш, кеше аларны ял белән оптималь чиратлаштыра алмый, аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше, дөрес тукланмау (күбесенчә фастфуд ашау), баллы азык белән артык мавыгу, зарарлы гадәтләр, йокы гигиенасын үтәмәү. Яшьләр, күбесенчә, төнге яшәү рәвеше алып бара һәм тиешенчә йокламый, ял итми”, – дип ачыклык кертте белгеч.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев