Күгәрчен күзе
Күгәрчен күзе дару үсемлеге. Дару буларак, аның чәчәкләрен һәм яфракларын кулланалар. Чәчәк аткан вакытында җыярга кирәк.
Нинди авырулардан ярдәм итә?
Ул чәй буларак та бик тәмле. Чәйгә үзенчәлекле хуш ис һәм нечкә бер тәм бирә.
Европада аны үпкә чирләрен дәвалаганда кулланганнар. Астманы җиңеләйтергә ярдәм итә. Вероника Дубравнаяның «откашник» дигән атамасы әнә шушы үзлеге белән бәйле. Ул озакка сузылган ютәлне йомшарта, какырыкны кубара, бронхит вакытында хәлне җиңеләйтергә булыша.
Үпкә, тын юллары авыруларын дәвалар өчен: 1 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, көненә дүрт тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәләр.
Салкын тигәннән, үпкә туберкулезы, какырыкта кан булганда эчәр өчен: 3 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнне 2 стакан суга салып, 3-4 минут сүрән генә утта кайнаталар, 1 сәгать суытканнан соң, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр яртышар стаканлап эчәләр.…
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев