Кан басымын дару нигә төшерми?
Кайбер көннәрне кан басымын нормага китерү өчен кабул ителгән дарулар бөтенләй дә нәтиҗә бирми.
Әгәр дә мондый хәл кабатлана икән, табиблар беренче чиратта туклану рационына игътибар итәргә өнди.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, төр хаталарның берсе – тозны артык куллану. Чөнки тоз кан тамырларының кабаруына китерә һәм, нәтиҗәдә, кан йөрү өчен ачыклык азая, йөрәккә канны суырту шактый кыенлаша. Дарулар кабул итүгә карамастан, кан басымы төшүгә нәкъ менә бу комачауларга мөмкин.
Моннан тыш, табиблар рационны клетчаткага бай продуктлар белән баетырга киңәш итә. Аеруча кукуруз керпәсе, чиа орлыгы һәм ясмык ашарга кушалар. Тупас азык җепселләре холестеринны сеңдерүгә комачаулый, шуның белән кан тамырларының торышын яхшырта.
Шулай ук физик активлык та мөһим роль уйный. Даими рәвештә шөгыльләнү кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә һәм йөрәк-кан тамырларыы системасын ныгыта. Шулай ук алкоголь кулланмау хәерле. Чөнки спиртлы эчемлекләр гипертонияне көчәйтергә һәм терапиянең нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев