Кан басымыгыз еш күтәреләме?
«Гипертониклар даруы» рецептын тәкъдим итәбез.
Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар. Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан, бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз.
Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.
Даими табибка күренеп торырга, тикшерелергә һәм белгечләрнең киңәшләрен үтәргә кирәклеген дә онытмаска кирәк.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев