Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Югары тән температурасын ничек төшерергә?

Температураны 38,5 градустан югары булганда гына төшерергә ярый. Бу билгегә кадәр организм үзе көрәшергә тиеш. Әмма температураны авыр кичерә торган кешегә аны иртәрәк тә төшертергә мөмкин.

Халык чаралары
Юеш сөлге белән тәнне ышкырга мөмкин, ләкин сак булыгыз. Сулыш юллары патологиясе булганда аеруча игътибар кирәк. Ышку өчен җылымса су кулланыгыз. Спирт һәм аш серкәсен су белән 1:1 нисбәтендә кушарга ярый.

Имбирлы кайнар чәй
Чирек стакан уылган имбиргә бал салып, 10 минут пешерегез. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирле бал кушып эчегез дә, яхшылап төренеп ятыгыз.

Күп сыеклык эчегез
Җылы су, морс, баллы су файдалы. Эчемлекләр кайнар түгел, җылымса булсын.

Үлән төнәтмәләре
– Әнис орлыгы + бал + кайнаган су (көненә 3–4 тапкыр);
– Кура җиләге һәм юкә чәчәге чәе;
– Юкә чәчәге төнәтмәсе (элек-электән кулланыла).

Онытмагыз: хәл начарайса, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев