Йөрәккә файдалы ризыклар
Галимнәр сәламәтлекне саклау өчен туклану тәкъдим итә.
Галимнәр сәламәтлекне саклау өчен туклану тәҡдим итә. Моның өчен алар 80 илдә яшәүче 245 мең кешенең туклануын чагыштырган. Болай туклану йөрәк һәм кан тамырлары чирләрен булдырмаска ярдәм итә икән.
Атна дәвамында шулай сыйланырга кирәк. Әзер меню тәкъдим итәбез.
*Һәр туклану вакытында яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Йөрәк өчен иң файдалылары: гранат, банан, хөрмә, помидор, кабак, суган, болгар борычы.
*Көненә ике тапкыр сөт ризыклары ашарга кирәк. Алар составындагы кальций һәм калий югары кан басымыннан һәм стенокардиядән саклый.
*Көненә бер тапкыр чикләвекләр ашарга гадәтләнегез. Алар кан басымын нормальләштерә, холестеринны киметә, кан тамырларын яхшырта.
*Атнасына 3-4 тапкыр кузаклылардан гарнир әзерләгез. Алар холестеринны киметә һәм ирекле радикаллар тәэсиреннән саклый.
*Атнасына 2 тапкыр балык ашарга кирәк. Балык тромбалар барлыкка килүдән саклый һәм кан йөрешен яхшырта. Иң мөһиме – балык кыздырылмаган булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев